Татарстанда ел башыннан 5,5 меңнән артык кеше пенсиясен автомат рәвештә рәсмиләштергән
Моның өчен аларга социаль фонд бүлекчәләренә шәхсән мөрәҗәгать итүне кирәге булмаган, дип хәбәр итә «НТР 24».
Пенсия билгеләү турындагы карар иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициентлары һәм башка кирәкле күрсәткечләр булган индивидуаль шәхси счет белешмәләре нигезендә автомат рәвештә кабул ителә.
Пенсия яшенә җитәргә бер ай кала булачак пенсионерга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына хәбәр килә. Шуннан соң гражданинга белешмәләрне тикшерергә һәм пенсияне автомат рәвештә билгеләүгә риза булуын расларга кирәк.
Пенсия расланганнан соң өч сәгать эчендә билгеләнә, ә кабул ителгән карар турында хәбәр "Дәүләт хезмәтләре«ндәге шәхси кабинетка килә. Пенсионер түләүләрне китерү ысулын (банк картасына яки почта бүлеге аша) мөстәкыйль рәвештә сайлый.
Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүнең мондый тәртибе стандарт шартлар (хатын-кызлар өчен — 59 яшькә, ир-атлар өчен 64 яшь җиткәч, иминият стажы кимендә 15 ел булса һәм индивидуаль пенсия коэффициенты 30дан ким булмаса) үтәлгән очракта гамәлдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев