Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада көндез дә, кичен дә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар көтелә, кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән кыска вакытлы тизлек белән секундына 16-21 метрга кадәр җитә.
Көндез һава температурасы +23–+28 градуска җитәчәк.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-territoriyasenda-pilotsyz-ockyc-houme-kurkynycy-rezimyn-kerttelar-5926266
Нет комментариев