Ульянковода яшәүче Мареевлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде
Кайбер гаиләләр турында: «Алар — авылның терәге», — диләр. Игътибар үзәгендә булырга омтылганга түгел, ә еллар буе намус белән хезмәт итеп, балалар үстереп, шатлыкны да, кайгыны да бергәләп күтәрә белгәнгә күрә шулай дип әйтәләр.
Ульянково авылында яшәүче Наталия һәм Евгений Мареевларны да нәкъ шундый гаилә буларак­ беләләр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Гаилә, мәхәббәт һәм тугры­лык көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә тантаналы шартларда ирле-хатынлы Мареевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Бу бүләк 25 елдан артык бергә гомер итүче, мәхәббәтне, үзара хөрмәтне һәм тугрылыкны саклап калган, балаларын үрнәк итеп тәрбияләгән һәм хезмәтләре белән хөрмәт казанган гаиләләргә бирелә.
Әлеге бүләк Мареевлар гаиләсенең тормыш юлына лаеклы бәя булды.
Аларның мәхәббәт тарихы утыз дүрт ел элек башлана. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Евгений шаһит булып дустының туена килә. Анда ул Наталияне очрата.
— Беренче тапкыр күрүдә үк гашыйк булдым, — дип искә алды Евгений Мареев. — Очраша башладык. Ярты елдан соң, 1992 елның 21 августында, өйләнештек. Шуннан бирле аерылганыбыз юк. Һәрчак, һәркайда бергә. Хуҗалык эшләрен дә бергәләп башкарабыз, эшне ирләрнеке яки хатын-кызныкына бүлмибез.Наталия ханым елмаеп куйды һәм «Гаилә бәхетенең төп сере — һәрвакыт бер-береңә терәк булуда», — диде. Алар гомер буе нәкъ шулай — шатлыкта да, сынауларда да янәшә булып, үзара хөрмәтне, ышанычны һәм гаилә җылысын саклап яши.
Мареевларның бөтен тормышы диярлек туган авылларындагы Ульянково мәктәбе белән бәйләнгән. Евгений Валентинович инде утыз дүрт ел дәвамында физкультура һәм технология фәннәреннән укыта, авылның берничә буын балаларын тәрбияләгән. Наталия ханым да мәктәптә эшли. Алар намуслы хезмәтләре, үз эшләрен яратулары һәм җаваплы булулары белән күптән инде хезмәттәшләренең, укучылары һәм авылдашларының хөрмәтен яулаган.
Мареевлар өчен иң зур байлык — балалары. Бу пар дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән, аларга хезмәт сөючәнлек, намуслылык, кешеләргә хөрмәт һәм туган җиргә мәхәббәт кебек кыйммәтләрне сеңдергәннәр. Бүген исә гаилә тарихын оныклары Светлана белән София дәвам итә.
Язмыш Мареевлар гаиләсенә авыр сынау да әзерләгән. 2022 елның көзендә уллары Николай махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Ул Донецк Халык Республикасы территориясен азат итү өчен барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша һәм 2023 елның 9 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Бу кайгы ата-ананың йөрәгендә мәңгегә сакланыр. Әмма улларының якты истәлеге, батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы гаилә тарихының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Гаилә елъязмасында Наталиянең югары дәүләт бүләге дә аерым урын алып тора. 2007 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән ул «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнә. Бу бүләк — аның ана буларак күрсәткән олы хезмәтенә һәм балалар тәрбияләүгә керткән зур өлешенә бирелгән югары бәя.
Бүген дә Мареевлар, бер-берсенә терәк булып, элеккечә гади, намуслы гомер кичерә. Аларның йорты гаилә традицияләре кадерләп сакланган, балалар һәм оныклар уңышына сөенә белгән, бергә үткәрелгән һәр көннең кадерен аңлаган җылы учак булып кала.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тагын бер истәлекле вакыйгага — Евгений Валентиновичның 55 яшьлек юбилеена туры килүе дә символик мәгънәгә ия булды. Бу көн аның өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Ул аны инде утыз дүрт ел буена кулга-кул тотынып тормыш юлын бергә үткән иң кадерле кешесе — тормыш иптәше белән билгеләп үтте.
Мареевлар гаиләсенең тарихы — озын гомерле никах турында гына түгел. Бу — вакыт сынавын, көндәлек мәшәкатьләрне, балалар туу шатлыгын һәм авыр югалту ачысын кичеп тә сынмаган чын мәхәббәт тарихы. Ул һәркайсыбызга шуны искәртә: ныклы гаилә үзара хөрмәттән, ышанычтан һәм нинди генә сынаулар булса да бергә калудан башлана.
Нәкъ менә шундый гаиләләр авылның да, районның да, бөтен илнең дә ышанычлы терәге булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев