Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ульянководан Мышевлар гаиләсе республика фестивалендә бүләкләнде

Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең республика этабы узды.

Финалда Татарстанның барлык районнарыннан да зона этапларында җиңү яулаган гаиләләр чыгыш ясады.

Фестивальне ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра. Әлеге чара гаилә традицияләрен саклауга һәм дәвам итүгә, нәсел тарихын өйрәнүгә, гаилә иҗатын үстерүгә һәм үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Фестивальдә катнашучылар милли костюмнардан киенеп, гаилә ядкәрләре дә алып килгән иде. Алар жюри хөкеменә гаиләдә әзерләнә торган милли ризыкларны — квас, щи, хуплу, бавырсак, кош теле һәм башка сый-нигъмәтләрне, шулай ук шәҗәрәләрен һәм гаилә фотоларын тәкъдим итте.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендә, гаиләләрнең чыгышлары белән фестивальнең мактаулы кунагы — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та танышты.

Безнең район данын Ульянково авылында яшәүче Мышевлар гаиләсе яклады. Аларның шәҗәрәсе җиде буынны үз эченә ала. Мышевлар гаиләсе «Тамашачы мәхәббәте призы» номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата бүләккә лаек булды.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» фестивале — ул җылылык, бердәмлек һәм тамырларың белән чын күңелдән горурлануны үз эченә алган искиткеч бәйрәм. Һәр чыгышта, һәр җырда буыннар язмышы, әби-бабайлардан оныкларга кадерләп тапшырылган хәтер чагыла. Мондый чаралар безгә шуны искәртә: үз тамырларыбызны онытмыйча, гаилә традицияләрен кадерләп саклаганда гына уртак тарихыбыз да яши һәм киләчәк буыннарга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев