Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Илсөяр Рәхмәтуллина Кырлайга сәяхәте турында

    "Татар әдәбиятының бәхете, дөнья әдәбиятының шатлыгы булып, 1886 елда бу фани дөньяга Габдулла Тукай килде. Язмыш аңа бер генә чеметем, бер генә мизгел гомер бирде. Шул кыска гомере эчендә ул Россиядә үзен дә, сүзен дә үлемсез итте. Аның исеме һәм даны ил чикләрен узып чыкты", - дип язды бер әдибебез.

    Быел Габдулла Тукайның тууына 127 ел тула. Бик кыска гына гомер эчендә ул безгә күпме мирас калдырган, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен баеткан.

    Бөек Тукайның, белгәнебезчә, берничә нигезе бар. Беренчесе Кушлавыч булса, икенчесе - Кырлай. "Дөньяга күзем ачылган урын", - дип яза Кырлай турында бөек шагыйребез. 1892 елның июнендә Габдулла Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсендә яши башлый. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә жылы истәлекләр калдыра. Кырлай мохите аның шигъриятендә күп мотив hәм темалар өчен чыганак булып тора.

    Шушы авылда булып кайту - безгә дә насыйп булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Миңнуллина: "Синең иншаң бәйгедә узган, Кырлайга барабызмы?"- дип сорагач, "Әлбәттә!"- дип җавап бирдем.

    Сәяхәт итәргә яратам. Габдулла Тукай яшәгән авылга бару теләге барысыннан да көч­лерәк иде. Чүти авылыннан танышым Динара Әмәтшина да безнең белән барачак икән.

    Яңа Кырлай мәктәбендә безне җылы каршы алдылар. Конференция тәмамлангач, авылдагы Тукай музеенда булдык. Экскурсовод ул чордагы киемнәр, өй җиһазлары, типография эшчәнлеге, газета-китапларны ничек бастырулары турында тәфсил­ләп сөйләде. Тукай да типографиядә яратып эшләгән. Гәҗит-журналлар чыгаручылар көнгә ике сәгать кенә йоклаган, чөнки хезмәтләре катлаулы, хәрефләрне кулдан җыйганнар. Музейда Г.Тукайның фоторәсемнәрен, аңа багышланган картиналарны, ХХ гасырда басылган гәҗитләрне, шагыйрь иҗатында чагылыш тапкан персонажларның сыннарын, балаларның кул эшләрен дә күрергә мөмкин.

    Мин татар баласы. Без - Тукай оныклары. Тукай - буыннар шагыйре. Татар халкы барда Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк. Киләчәктә дә Тукай шигъриятен өйрәник, телебезне саклыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: