Казанда өч көн дәвамында III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды (корылтае) узды. Кайбыч районыннан делегат буларак съездда миңа катнашырга туры килде. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды.
Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 төбәгеннән, 15 ерак һәм якын чит илләрдән (Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, Америка, Таҗикстан, Төркия, Эстония) 500дән артык делегат катнашты. Корылтай югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Беренче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елның 24-27 апрелендә Казанда уза. Анда дүрт йөздән артык делегат катнаша. Хатын-кызларның сәяси һәм гражданлык тигезсезлеге, гаилә хокукының аспектлары, хатын-кызның иҗтимагый тормыштагы роле турында фикер алышалар, шулай ук съезд темасына туры килгән башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелә анда. Икенче съезд, 100 елдан соң, 2019 елның апрелендә узды. Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшерде. Миңа Бөтендөнья татар хатын-кызларының II корылтаенда да катнашу насыйп булган иде.
Милләтебезнең асыл затлары белән аралашу, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар гаиләсенең яшәеше турында фикер алышу – үзе генә дә ни тора! Бөтендөнья татар конгрессы, милләтебезнең гүзәл затларын очраштырып, барлык шартларны тудырып, өч көн дәвамында милли атмосфера тудырды, рухи азык бирде.
“Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә пленар утырыш узды. Аны ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев ачып җибәрде. Ул делегатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да сәламнәрен җиткерде. Кадрия Идрисова җитәкләгән “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының эшчәнлегенә зур бәя бирде һәм киләчәктә дә милли рухны саклауда уңышлар теләде. Утырышта чыгыш ясаучылар, бигрәк тә, Оренбургтан килгән, бөтен гаиләсе белән шәл бәйләү эшен җайга салган Альбина Әбсәләмованың һәм, Эстониядә яшәп, гаиләсен саф татар телендә тәрбияләүче, мөлаем Фәүзия Һадиуллинаның чыгышлары делегатлар күңеленә аерым бер җылылык белән кереп калгандыр.
Холлда хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим ителде. Мондагы эшләр барыбызны да сокландырды.Татар туташ- ханымнарының осталыгына, тырышлыгына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Милләтебезнең тарихы да, яшәеше дә, күркәм гореф-гадәтләре дә менә шушы затлы нәкышләрдә тулысынча чагыла. Самарадан Гөлнара Насыйрова искиткеч матур киемнәр, бизәнү әйберләре белән татар хатын-кызларын киендерә. Кулыннан энҗе тама бит аның. Күргәзмәдәге барлык әйберләрен күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Бу бит халык үзгәрә, милли киемгә игътибар арта бара дигән сүз.
«Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган юбилей кичәсе дә онытылмас тәэсирләр калдырды. Безнең буын шул журналны укып үсте. Тантанада, ел да бирелүче “Сөембикә” бүләге – милли бизәкләр белән ясалган ике беләзек тапшырылды. Бүләккә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова лаек булды. Аны нәкь менә безнең остазыбыз, хөрмәтле житәкчебез алуы безнең өчен зур шатлык иде.
Делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар. "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар оештырылды. Алар өч юнәлештә – татар гаиләсендә өч буын һәм җиде буын хәрәкәте; татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү һәм эшмәкәрлек буенча алып барылды.
Күңелләрне дулкынландырган тагын бик матур чара – тарихи чынбарлыкны чагылдырган дастаннардан торган "Калфак туе" әдәби музыкаль кичәсе. Бу тамаша аеруча якын булды, хатын -кызларыбыз онытылып карады.
Мәдәни программа да каралган иде. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфаның «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен карадык. Әсәрнең нигезендә гади татар хатын-кызының ачы язмышы, гаилә тормышы, ана һәм кыз бала арасындагы мөнәсәбәт ята. Әлеге татар хатын-кызлары тормышында җәмгыятьнең, милләтнең бүгенге халәте дә чагылыш таба. Әсәр авыр эчтәлекле, әмма анда гыйбрәтле хәлләр тасвирлана.
Соңгы көнне делегатлар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Корылтайның бөек Тукай туган көнгә туры килүе дә, шагыйрьне хөрмәтләп, аның һәйкәленә бергәләп чәчәкләр кую да истәлекле вакыйга булды.
Бу корылтайның ныклы әзерлек белән, бай эчтәлекле итеп оештырылуы, матур кичерешләр күңелләрдә озак сакланыр әле.
Җәмилә Сәгыева, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе
Нет комментариев