Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыкта мәтрүшкә җыялар!

    «Кайбыч таңнары» газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, без сезгә үзебез киләбез» акциясе кысаларында Борындык авылына баргач, тап булдык без әлеге матур күренешкә.

    Рамил абый Насыйров урманнан бер кочак мәтрүшкә җыеп кайткан да, шуны, чәчәк букетыдай бәйләп, кышкылыкка киптерергә әзерли иде. Чиләге белән җиләге дә шунда. Ул кып-кызыл җиләкләрнең эрелекләре, тәмлелеге, үзләре сусыл, гел бал гына инде менә. Интернеттан бер көнне шундый мәгълүматка тап булдым: гел чит җирләрдә ял итәргә яратучы бер кеше Борындык табигатен Кырым табигатенә охшаткан. Зөя елгасы аша чыккач, Казанга алып баручы юл тирәсендәге агачлар, урман буйлары нәкъ Кырымны хәтерләткән аңа. Кайбыч табигате белән дә гүзәл шул ул! Рамил абый да «үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да» дип яшәүчеләрдән. Хезмәттән тәм табып, җир кадерен белеп, авылын яратып яши ул.

    - Иртәнге сәгать өчтән аяк өстендә инде мин. Көн җиләс чагында печән чаптык, аннан соң кызым Раилә, хатыным белән урманга җиләк, мәтрүшкә җыярга китәбез. Туганнарым белән бергә 15 гектар җиребез бар. Терлекне күп асрыйбыз, шуннан чапкан печәнне кышка җитәрлек әзерләдек. Үзебездән артканны сатып та җибәрдек, - диде Рамил абый. - Кыш көне мәтрүшкәле чәй, җиләк белән сыйланабыз. Әле көз көне, гөлҗимешләр өлгергәч, йөзем күмәче киптерәбез. Аны чәй урынына эчәбез, бик файдалы.

    Кызы Раилә дә әтисе янында бөтерелә. Ул - әти-әнисенең нәни булышчысы.

    Дару үләннәре борын-борын заманнардан бирле үк инде күп төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен кулланыла. Фитотерапия (үләннәр белән дәвалау) кайбер илләрдә бүгенгә кадәр дәвалауның төп ысулы булып тора. Ә мәтрүшкәгә килгәндә, бу үсемлекнең шифалы үзлекләре турындагы мәгълүматлар Әбугалисинаның «Табиблык фәне кануны»нда бар. Элеккеге заманнарда аны буыннар сызлаганда, бавыр һәм ашказанын дәвалаганда, шулай ук бәвел куу сыйфатында кулланганнар. Ул аеруча салкын тигәндә файдалы. Мәтрүшкәле чәй белән бал куллану организмны яшәртеп җибәргәндәй була. Тәмләткеч буларак, аны ит, бәрәңге, фасоль, борчак ашларына һәм салатларга кушалар.

    Гөлҗимеш тә бик кыйммәтле витаминлы үсемлек. Даруга аның җимешләрен файдаланалар. Гөлҗимеш холецистит, гепатитка файдалы. Кипкән җимешләре төрле ялкынсынуларга каршы тәэсир итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: