Бәрлебашында кышны озату бәйрәме яңгырлы көнгә туры килсә дә, авыл халкы әлеге чарада бик теләп катнашты.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллинаның бәйрәм котлавыннан соң, авыл клубы мөдире Галина Кротова җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Кунаклар кайнар чәй, коймак, шашлык белән сыйланды. Көчлеләр һәм җитезләр, конкурсларда катнашып, бүләкләр алды. Авылдашлары Алмаз Әскәров үзенең бәйрәмчә бизәлгән атында балаларны урам әйләндерде. Бәйрәм Кыш карачкысын яндыру белән төгәлләнде.
Нет комментариев