Хәбәрләр

Бүген Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында да «Туган телем - Тукай теле» дип исемләнгән чара узды

Апрель – Тукай ае.

Әлеге айда без шагыйрьнең үзенә һәм иҗатына аеруча якынаябыз, ул калдырган әдәби мирасның кадерен тагын да ныграк, тирәнрәк аңлыйбыз. Бу көннәрдә китапханә, музей, балалар бакчалары, мәктәпләрдә шагыйрьнең туган көненә уңаеннан шигырь бәйрәмнәре үтә. Бүген Олы Кайбычның "Миләшкәй" балалар бакчасында да "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән чара узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, балалар өчен язылган шигырьләре белән танышып кына калмады, аларны үзләре дә яттан сөйләде. "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштерделәр. Ахырдан " Туган тел"не җырладылар. Алай гына да түгел, "Тукай әкиятләре - рәсемнәрдә" акциясендә дә теләп катнаштылар.


Нет комментариев