Хәбәрләр

Бүген Татарстанда бераз кар һәм бозлавык көтелә

Татарстанда бүген болытлы һава көтелә, бераз кар явачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы −7...-12 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары −4...-9 градус салкын күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

 


Нет комментариев