Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Быел 100 яшен тутыручы Зиннәтулла Заһидуллин яңа ачылган һәйкәл янына алып баруларын үтенеп сораган

Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССР яшьтәше, бу елның августында 100 яшен тутыручы Зиннәтулла Заһидуллинның йөрәге түзмәгән, туган авылында "Казан каймасы" һәйкәле ачылу турында ишеткәч, анда бик тә катнашасы килүен белдергән.

 Бу һәйкәл 1941-1942 елларда Иске Чәчкаб һәм күрше авылларда окоп казучылар хөрмәтенә төзелде. Ветеранның теләгенә каршы килмәгәннәр, машина белән барып алганнар. Үзчикләү режимы булгач, битлек, кулына перчатка да кидергәннәр.
-Җиңү көненнән дә зур бәйрәм юк минем өчен. Менә, исән булгач, 75 нче Җиңү язын да күрергә насыйп иткән миңа.Үзчикләү дип әйтсәләр дә, күпме гомерем калгандыр, һәйкәлне ничек күрми калыйм инде. Аны төзүчеләргә рәхмәттән башка сүзем юк,- диде Зиннәтулла абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X