Хәбәрләр

Татарстан трассасында мотоциклчы трактор тагылмасына бәрелеп һәлак булган

Кичә Татарстанның Актаныш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, Актаныш — Пучы трассасының 5 нче чакрымында 39 яшьлек Honda мотоциклы йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, «МТЗ-82» тракторы тагылмасына очып кергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчы урында ук үлгән.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев