Хәбәрләр

Кардиолог инфаркт һәм инсульт китереп чыгара торган иң куркыныч факторны атады

Инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин булган иң бәяләнмәгән факторны кардиология диспансерының йөрәк-кан тамырлары куркынычлары белән идарә итү үзәге мөдире Наталья Драненко атады.

Эксперт фикеренчә, бу фактор — югары холестерин. Аның сүзләренчә, пациентлар әлеге күрсәткечне бәяләп бетермиләр, чөнки аны "кәеф буенча«тикшереп булмый.

«Холестерин дәрәҗәсе үзен берничек тә күрсәтми, аны анализлардан гына белеп була. Басымны сизәләр, шикәрдән куркалар, ә холестерин — тыныч билге. Аңа инфаркт яки инсульт булганда гына игътибар итәләр», — дип аңлатты Драненко «Кырым 24» белән әңгәмәдә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев