Хәбәрләр

Татарстанда 28 градус эссе булачак

Бүген Татарстанда җәйге эссе һәм коры һава торышы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак. Бик салкын булмаган (нульдән 8 градустан да ким булмаган) төннән соң көндез төбәк буенча һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак/

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев