Хәбәрләр

Кошманда күренекле авылдашларын искә алу кичәсе узды

Кошман авылы мәдәният йортында техник фәннәр кандидаты Рафил Кәбир улы Саттаровны искә алу кичәсе узды.

«Кеше китә — эзе кала икән, кала икән якты хатирә...» дип исемләнгән чарага күренекле якташыбызның гаиләсе — хатыны Гөлнур, улы Рамил, кызы Альбина, якыннары, туганнары, авылдашлары һәм мәктәп укучылары җыелды. Алып баручылар — шушы кичәне оештырган китапханәче Гөлия Сафиуллина һәм Кошман мәктәбе укытучысы Розалия Садриева галимнең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды. 
Әгәр исән булса, Рафил Саттаровка быел 78 яшь тулган булыр иде. Аяусыз әҗәл гомерен иртә алып китмәсә, бүгенге көнгә кадәр ул бик күп ачышлар ясар иде.

Рафил Саттаров, яза башлаган докторлык диссертациясен ахырына кадәр җиткерә алмыйча, гомеренең чәчәк аткан вакытында — 36 яшендә арабыздан китеп барган. Ә бит аның максатлары бик зур, фән күгендә тагын ничә йолдыз кабызасы бар, халкына файда китерердәй эшләр башкарасы бар иде. Яшь булуына карамастан, олы дәрәҗәләргә ирешкән, 36 яшендә кафедра җитәкчесе булган ул. Үзеннән соң күпме фәнни хезмәтләр калдырган.

Рафил Саттаров 1947 елның 2 февралендә Кошман авылының гади крестьян гаиләсендә туа. Шаян, тыйнак, күп белергә омтылучан, кызыксынучан бала булып үсә ул. Апаларын һәр көн мәктәпкә озатып, каршы алган, аларның уку әсбапларын, китапларын алып, укырга өйрәнергә тырышкан. Бу кызыксынуы аны 6 яшендә мәктәпкә белем алырга алып килә. Башлангыч сыйныфка аны укытучы Ләбибә Сәгыйтова кабул итеп ала. Мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда Рафилнең аеруча яраткан бүлмәсе физика һәм математика кабинеты була. Бу юкка түгелдер, чөнки сыйныф җитәкчесе дә һәм ул яраткан фәннәренә мәхәббәт уятучы да мөгалим Виталий Мершинов булган. Укытучысына төрле сораулар биреп, аларга җавап тапмый торып, тынычланмаган үҗәт егет. «Барлык укучылар да Рафил кебек булса, илдә белемле кешеләр генә булыр иде,»- дип әйтә торган булган Виталий Алексеевич, укучысының тырышлыгын югары бәяләп. 

Бик тырыш, тыйнак, максатчан укучы Кошман мәктәбен "5"ле билгеләренә генә тәмамлап, укуын Олы Кайбыч урта мәктәбендә дәвам итә. Шул чорда ул, белемен арттыру өчен, төрле түгәрәкләргә йөри. Мандолинада уйнарга да өйрәнә. Олы Кайбыч урта мәктәбендә дә "5«ле билгеләренә генә укып, алтын медальгә тәмамлый. Шул ук елны Саратов шәһәренә очучылар хәзерләү училищесына укырга керергә дип, документларын тапшыра, әмма сәламәтлеге аркасында укырга алынмыйча кала. Бик борчылып, күңелсезләнеп туган авылына кайта.

Сәләтле егетне Олы Кайбыч мәктәбенә математика укытучысы итеп чакыралар һәм ул ризалаша. Бөтен күңелен биреп балалар укытырга алына. Яшь булуына карамастан, укучыларның яраткан укытучысына әйләнә. Көз, яз айларында Кошман-Кайбыч арасын җәяүләп, ә кышын чаңгы белән биш чакрым арасын узып, үзенекенә әйләнгән яраткан укучыларына төпле белем бирә. Бер ел сизелми дә үтеп китә, укуга булган омтылышы аны Казан авиация институтына алып килә.

Рафил Саттаров КАИ студенты була. Тырышлыгы, белемгә омтылышы өчен Ленин стипендиясенә лаек булуы да аның максатчанлыгы турында сөйли. Ул, Псков өлкәсендә хәрби укуларда катнашып, солдат тормышыннан алып, офицер дәрәҗәсенә кадәр булган хәрби өйрәнүләр үтә. Актив, һәр эштә беренчелеккә омтылучан студенты булып, 1971 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый, радиоинженер белгечлешген ала һәм шул ук елны аспирантурага укырга керә.

1972 елда Саба районы Курсабаш авылы кызы Гөлнур белән гаилә коралар. Ике елдан көтеп алынган уллары Рамил туа. 1980 елда кызлары Альбинаны алып кайталар. 

Аспирантурада укыганда, бала чактагы хыялларына тугры калып, авылдашыбыз ракеталар космоска чыккан вакытта ракета өслегенең температурасы ничек үзгәрүе турында фәнни эш алып бара, шуның буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Казан авиация институты карары нигезендә Саттаров Рафил Кәбир улына техник фәннәр кандидаты дипломы бирелә. Очучы булу теләге кабул булмаса да, авылдашыбыз күңелендә булган хыялларын тормышка ашыра. Гади авыл егетенең үз тырышлыгы, үз көче белән фәндә шулкадәр уңышларга ирешүе, милләтенә файдалы эш башкарырга омтылуына сокланмый мөмкин түгел. Ул, үзенең белемен һәрдаим үстереп, күп укуган, эзләнү эшләре алып барган.

1980 елларда Чаллы шәһәрендә дә институтлар ачыла башлый, аларда эшләү өчен белемле, тырыш укытучылар кирәк була. КАИдан бер төркем укытучыларны политехник институтка җибәрәләр. Алар арасында өметле, яшь белгеч Рафил Саттаров та була. Өлкә комитеты авылдашыбызны институтның физика кафедрасы мөдире итеп тәкъдим итә. Ул кафедрага белемле укытучыларны туплап, физика факультетының лабораториясен булдыра, төрле фәнни эшләр алып бара һәм докторлык диссертациясен якларга әзерләнә. Институтта эшләгән чорында аңа тынгысызлык һәм туктаусыз эзләнү хас була. Башланган бер генә эшен дә ахыргача тәмамламыйча калдырырга яратмаган ул.

Студентлар, фәнни хезмәткәрләр белән берлектә, КамАЗ заводында металларны лазер белән эшкәртү ысуллары буенча төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр.

Эксперементлар үткәргәндә саклану костюмы гади булу сәбәпле, тикшеренүләрдә катнашучыларның барысы да радиация алган. Җитди фәнни эштә саксызлыкның аянычлы нәтиҗәсе дә озак көттермәгән, 1983 елның 8 феврале Рафил Саттаровның гаиләсенә, туганнарына шомлы хәбәр салган. Студентлары янына лекция укырга барганда, кинәт сәламәтлеге какшап китеп, галим инсульт кичерә. Егерме көн буена яшәү өчен көрәшкән ул, ләкин какшаган сәламәтлек ир-атны бирешергә мәҗбүр иткән.

Рафил Кәбир улын студентлар, институт хезмәткәрләре, укытучылар, туганнары һәм авылдашлары зурлап соңгы юлга озаталар. Аңы туган авылы Кошманда җирлиләр.

«Тормышны бик ярата иде. Аның фидакарьлеген бал кортларының һәм кырмыскаларның тырышлыгы белән генә чагыштырырлык иде» — дип искә ала авылдашлары. Рафил Кәбир улы Саттаровны туган авылында хәтерлиләр, онытмыйлар, горурланалар. Кошманда ул туган йорт урнашкан урамга аның исемен бирделәр. 

Күңелләрне нечкәрткән дулкынландыргыч очрашуда истәлекләре белән уртаклашучылар күп булды. Аларның барысында да бер уртаклык бар иде: «Рафил Саттаров — тирән белемле, максатчан, гел үсешкә омтылып, һәрчак алга баручы, зур хөрмәт казанган шәхес».


Нет комментариев