Кызу урак өсте җитү белән, «Август-Кайбыч» агрофирмасында комбайн штурвалы артына механизаторлар гына түгел, белгечләр һәм төрле бүлекләрнең җитәкчеләре дә утырды.
Хәзер барысының да төп бурычы — уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу.
Яз айларында «Август-Агро» кампаниясе авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү таныклыгы алу теләге булган хезмәткәрләр өчен махсус укулар оештырды. Бүген алар, тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән, басуларда хезмәт куя.
Мәсәлән, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең җитештерү участогы начальнигы Ильмир Гашыйгуллин — тәҗрибәле комбайнчы. Ул урып-җыю эшләрендә икенче ел рәттән катнаша.
«Беренче көннәрдә техникага күнегеп, эш ритмына кереп китәргә туры килде: комбайнны төгәл итеп көйләү дә мөһим, үзеңә дә аның эш темпына ияләшергә кирәк. Башта авыррак, чөнки кабинада берничә сәгать утырырга туры килә — арка да, күзләр дә арый. Дөресен әйткәндә, төп эш белән уракны бергә алып бару җиңел түгел. Төп вазыйфам буенча бурычлар да миндә калды, шул ук вакытта ашлык суктыру барышын, тизлекне, җир рельефын да күзәтергә кирәк. Үзеңнең игътибарлы булуың һәм бригада белән даими элемтәдә тору эшне җайлы итеп алып барырга ярдәм итә: берәр нәрсә дөрес булмаса, шунда ук бергәләп хәл итәбез. Иң мөһиме — техника сынатмасын һәм эш туктап тормасын», — дип сөйли Ильмир.
«Август-Кайбыч» агрофирмасының бодай, арпа һәм борчак басуларында ашлык суктыру темплары көннән-көн арта.
Альбина Сабирова,
«Август-Агро» идарә кампаниясе» җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе
Нет комментариев