Хәбәрләр

Илле ел элек Кошман мәктәбен тәмамлаучылар очрашуга җыелды

Җәй айлары чыгарылыш кичәләре белән генә түгел, классташлар очрашулары белән дә ямьле.

Мәктәп тәмамлаучылар арасында әнә шундый матур традиция яши. Без, 1975 елда Кошман сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар да, очрашуга җыелдык. 
Классташлар гомер буе дуслык һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләрне саклап, аралашып яши. Ватсаплы телефоннар барлыкка килгәч, элемтәләр тагын да яхшырды. Мәктәп тәмамлавыбызга быел 50 ел тулды. Ярыйсы гына олыгайган, тәҗрибә туплаган, инде  65 яшьлек дәү әти, дәү әниләр булган, еракта калган яшьлекләрен сагынып күрешергә кайткан егетләр-кызлар очрашуы иде бу. 

Мәктәп еллары —  кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Күңелдә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белем алу, яңа шөгыльләргә өйрәнү, жәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.

Истә әле, 1967 елда без, 24 малай һәм 8 кыз, беренче тапкыр Кошман  мәктәбе ишекләрен ачып кердек. Анда беренче укытучыбыз Фатыйма апа Мусина каршы алды. Ул безнең өчен бөтен нәрсәне белүче иң тырыш, бөтен жирдә тәртип саклап, барыбыз өчен дә кайгырып, шул ук вакытта таләп тә итә, яклый да белүче иң әйбәт кеше булып саклана. Мин, үзебезнең авылда алтынчы классны тәмамлагач, 7-8 классларны укырга Бушанчага киттем. Анда уку русча иде. Урман арасыннан җәяү барып, интернатта торып укыдым. Ял көннәренә өйгә кайткач, Фатыйма япа янына барып йөрдем. Укуым турында сөйләшеп, фикер алыша идек.   

Очрашуга 16 классташ җыелдык. Дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, балачак, яшүсмер елларын искә төшердек. Тормыш үзенекен итә, сигез егет һәм бер кызыбыз арабызда юк инде. Олыгайдык, күбебез хәзер диндә. Беренче эш итеп, авылыбыз мәчетенә җыелып, бергәләп өйлә намазын укыдык. Бу – иң зур хыялым иде. Барлык килгән һәм килә алмаган классташлар исеменнән бакыйлыкка күчкән  классташларыбызның һәрберсенең исемнәрен әйтеп, рухларына дога кылдык. 

Балачак хатирәләрен яңарту, бүгенгебез турында сөйләшү Олы Кайбычтагы кафеда дәвам итте.  Туры килүен генә күрегез әле, шул көнне, шул ук вакытта әлеге кафеның зур залында Олы Кайбыч мәктәбенең унберенче классын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе гөрләде. Илле ел элек без дә шундый япь-яшь егет-кызлар идек бит. Ярты гасыр вакыт үтеп китүенә ышанасы да килми. Артка борылып карасаң, күпме юллар узылган. 

Барыбыз да бу тормышта үз урыныбызны таптык. Арабызда төрле һөнәр ияләре, зур уңышлар яулаган иптәшләребез дә бар. Казанда яшәүче Фәридәбез (Шакирова-Шәрәфиева) – Татарстанның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре. Булка-кондитерлык комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан классташыбыз республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2015 елда ТР Рәисенең (ул вакытта Президент) Рәхмәте дә белдерелгән. Тагын бер классташыбыз Роза Сабирова (Гарифуллина)  Фәридәнең бергә уйнап үскән, терәлеп торган күршесе.  Алар  хезмәттәшләр дә әле. Лаек­лы ялга чыкканчы, икесе дә бер үк булка-кондитерлык комбинатында эшләгән.   Люзия Халикова (Насыйрова) – Югары Ослан районының Вахит мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Егерме ел директор булып эшләгән. Казанда яшәүче Азат Мозаффаров  инженер-төзелеш институтын тәмамлады. Ул – икътисад фәннәре кандидаты. Илсур Гатиятуллин Апас районында яши. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы. Хезмәт ветераны, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән. Даут Галләмов – Казанда. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тармагында 22 ел эшләп, пенсиягә чыкты.

Дамир Зыятдинов белән 50 ел күрешмәгән булганбыз. Ул,  сигезенче классны тәмамлагач, авылдан киткән иде. Казахстанга китеп урнашты. Хәрби хезмәтне сайлады, отставкадагы полковник. Камил Сафиуллин 1980 елда Мәскәүгә китте. Моңарчы очрашуларга кайта алмаган иде, быел күрешергә насыйп булды. Илдар Сәлахов читтә бәхет эзләп йөрмәде, Федоровскоеда яши. Зөлфирә Әхмәтҗанова, шактый еллар читтә яшәп, Олы Кайбычка кайтып урнашты. Рафис Халитов туып-үскән Кошманыбызда гомер итә. Ул механизатор булып эшләп пенсиягә чыкты. Кайда туган – шунда кирәк булган, диләр аның кебекләр турында. Ринат Садриев колхоз рәисе булып эшләде. Гаиләсе белән Олы Кайбычта төпләнде. Кем генә булсак та, кыйблабызны югалтмадык, чын кеше булып кала белдек. Мин дә хәзер туган авылымда яшим. Түбән Кошман һәм Олы Урсак мәчетләрендә имамлык итәм.  Максатым – авыл халкын, мөселман кардәш­ләребезне, киләчәк буынны иманлы итү, туры юлга күндерү. 

Очрашуны, күңелле генә түгел, файдалы да булсын, дип, вәгазьләр белән алып бардым. Бернинди тамада да кирәк булмады. Егерме ел элек очрашуда төшерелгән видеолар­ны карадык.  Ул вакытта 4-5 укытучыбыз исән булган әле. Укытучыларыбыз безнең өчен бүген дә кадерле һәм олуг затлар. Безнең буын алар авызыннан чыккан һәр сүзне игътибар белән тыңлый белде. Ул вакытта белемгә омтылыш та көчлерәк булган кебек тоела.  

Егерме ике ел элек яздырылган Кайбыч Сабан туе күренешләрен дә кадерле истәлек итеп саклыйбыз. Экранда шул чактагы үзебезне күреп, күңелебез белән яшьрәк вакытыбызга кайтып килдек. Олыгайган саен никтер бала чакны, яшьлек, онытылмас мәктәп елларын  искә аласың икән. Без укыган гади  агач мәктәп күптән юк инде. Ләкин анда калган истәлекләр һәрберебезнең күңелендә яши. Аларны яңартып, кабаттан үзебезне укучы малайлар һәм кызлар итеп тойдык. Үзгәрмәгәнбез, шаярып, көлешүләр, дуслык та шул ук, чәчләргә генә әзрәк чал төшкән. 

Еллар узгач та, мәктәп тәмам­лауның 60 еллыгына да тагын шулай классташлар очрашуына җыелырга насыйп булсын!

Илфар Сафиуллин, Кошман


Нет комментариев