Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабта бер исемдәге ике авыл кешеләре очрашты

Бүген Иске Чәчкаб авылына Буа районындагы Яңа Чәчкап (аларда авыл исеме шулай языла) авылыннан кунаклар килеп төште.

Кан тартмаса да, җан тарта, дигәндәй, бу авыл кешеләре үзләренең тамырларын Иске Чәчкаб белән бәйли. Тарих чыганаклардан өйрәнеп, әлеге авылдан Буа якларына 1648 елларда күченә башлауларын ачыклаганнар.

Буа ягыннан килүчеләрне, кадер- хөрмәт күрсәтеп, кадерле кунаклардай каршы алдылар. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән бергә алар башта авыл мәктәбе, аннан соң мәчет белән таныштылар. Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында узды.

Анда Яңа Чәчкаптан килүчеләр зур концерт куйды, ул төрле истәлекләр белән үрелеп барды.

Яңа Чәчкапның мәдәният йорты мөдире Хөррия Җиһаншина алып барган бу чарада авылларының тарихы, бүгенгесе, авыл хуҗалыгы, шәхси хуҗалыклар, мәдәни, дини тормыш, мәчет, мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Җыр, гармун тавышлары тынып тормады, нәфис сүз яңгырады.

Бу хакта газетаның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев