Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче 100 яшьлек Зиннәтулла бабай: "Үз аягымда йөргәндә, Татарстан Президентын өйдә сайлау минем кебек егетләргә бер дә дөрес булмас"

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, әле август аенда гына 100 яшен тутырган ТАССР яшьтәше Зиннәтулла Заһидуллин Татарстан Президенты һәм авыл җирлегенә депутат сайлауда катнашты.

Районыбызның иң өлкән кешесен сайлату өчен сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә килде. Әмма ветеран күңеле белән сайлауга үзе барырга җыенган икән. "Авылыбыздагы мәдәният йортын бик матур итеп ремонтлаганнар бит. Аны әле шушы көннәрдә генә ачтылар. Сайлау участогы да шунда булгач, мәдәният йортын да карап кайтмакчы идем. Үз аягымда йөргәндә, Татарстан Президентын өйдә сайлау минем кебек егетләргә бер дә дөрес булмас. Тагын биш елдан соң Президент сайлауларында катнаша аламмы әле мин, әллә юкмы!? Сугыш кырларында бүгенге матур тормыш өчен көршкән буын без. Алга таба да без алып кайткан җиңүне саклагыз! Бүгенгебез шундый матур, аның кадерен белик", - диде ул, шат елмаеп.
Ветеранның теләгенә ничек каршы киләсең ди инде?! Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин аны машинасында сайлау участогына алып килде. Зиннәтулла бабай, изге теләкләрен теләп, бюллетенен урнага салды. Төзекләндерелгәннән соң танымаслык булып үзгәргән мәдәният йортына соклануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев