Олы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданнан районыбызның тагын өч егетен Россия Кораллы Көчләре сафларына озаттылар.
Алар – Олы Подберезьедан Виктор Малышев, Кыр Буасыннан Никита Баринов, Байморзадан Даниил Осипов. Егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары килде.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, егетләргә хәерле юл, намуслы хезмәт итүләрен теләп, әниләренә бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев