Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы юл төзү хезмәтчәннәрен бәйрәмнәре белән котлады

Октябрьнең икенче якшәмбесендә юлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, елдагыча, Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы хезмәт коллективын бәйрәм белән котларга иртәнге сәгать җидедә үк килде.
Ул чыгышында коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирде, эшләрендә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрендә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык теләде. Коллектив уңганнарына бүләкләр тапшырды. «МТЗ-82» тракторында манипулятор- чаптыргычта эшләүче Александр Егоровка, юлда эшләүчеләр бригадасы бригадиры Фидаил Галиевка район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
Аның җылы теләкләренә участок начальнигы Илгиз Сабиров та кушылды. Ул да, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, «КамАЗ» шоферлары, абыйлы- энеле Рифат һәм Илфат Тимершиннарга «Татавтодор» җәмгыятенең рәхмәт хатларын тапшырды.


Нет комментариев