Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы мәктәпләр белән танышуын дәвам итә

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләргә сәфәрен дәвам итте.

Алар бүген Мөрәле, Федоровское, Колаңгы, Борындык мәктәпләрендә булдылар.
- Соңгы елларда Мөрәле мәктәбенең тәҗрибә участогы башкаларга үрнәк булырлык. Биредә барысы да тәртиптә. Мәктәпнең торышы да бик әйбәт, уку. Капиталь ремонт ясаганнан соң, мәктәпнең сакланышы да әйбәт, - диде Альберт Илгизәрович мәктәп коллективы хезмәтенә югары бәя биреп.

Ул шулай ук мәктәп директоры Рушания Мозафаровадан, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллиннан проблемаларын сорашты.
Федоровское урта мәктәбендә директор Михаил Серяков башта тәҗрибә участогын күрсәтте. Аның әйтүенчә, биредә 800 төптән артык кәбестә, күп итеп бәрәңге, башка төрле яшелчәләр утыртканнар.

Мәктәпкә килгәндә, биредә яңа уку елына кадәр 44 тәрәзәне, кайбер кабинетларда ишекләрне, башлангыч классларда яктырткычларны алыштырырга тиешләр. Балалар бакчасы мөдире Галина Калашникова әйтүенчә, хәзер анда 15 бала йөри, яңа уку елына кадәр аларның саны 20гә җитәчәк.

Колаңгы төп мәктәбендә директор Наталия Гурнович каршы алды. Бакчалары торышына Альберт Илгизәрович яхшы бәя бирде. Мәктәптә түбәдән су үтә, ремонт таләп ителә. Быел анда ремонт ясалачак. Биредә химия, биология, география, инглиз теле, физкультура укытучылары, пешекче кирәк булачак.
Борындык төп мәктәбе директоры Рания Хуҗина әйтүенчә, укытучы кадрлар белән проблема юк. Мәктәптә яңа уку елында 34 бала белем алачак. Бакчада да тулы тәртип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев