Кайбыч районы башлыгы Украинадан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз белән очрашуы күркәм традициягә әйләнде.
Бүген ул урынбасары Рәмис Хәялиев белән бергә Колаңгыдан Игорь Шихов, Борындыктан Ришат Хәйретдинов һәм Олы Подберезьедан Сергей Чекмарев белән очрашты. Аларның өчесе дә мобилизация буенча хезмәт итә. Ришат очрашуга тормыш иптәше Эльвира белән бергә килгән иде.
-Без сезнең белән чиксез горурланабыз, егетләр! Хәрби бурычыгызны намус белән үтәвегез өчен тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәм, — диде Альберт Рәхмәтуллин. -Алга таба да шулай аралашып, хәбәрләшеп, ярдәмләшеп торыйк. Бергә һәм бердәм булсак, җиңү көне тизрәк килеп җитәр. Тиздән чираттагы гуманитар ярдәмне озатабыз. Анда нәрсәләр күбрәк кирәк, әйтегез, сезнең ихтыяҗны, һичшиксез, исәпкә алачакбыз.
Очрашудан соң һәрберсенә азык-төлек тутырылган пакетлар да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев