Кайбыч районы укучылары кышкы мәктәп яны лагерьларында ял итә
Кышкы каникулларның иң кызган, рәхәт чагы.
Укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатында, алар өчен лагерьлар оештырылды.
Мәгариф бүлеге методисты Илона Биккулова хәбәр иткәнчә, безнең районда унбер мәктәптә — Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти, Иске Тәрбит, Кошман, Федоровское, Колаңгы, Борындык, Олы Подберезье, Мәлки, Хуҗа Хәсәндә төрле юнәлештәге кышкы лагерьлар эшли. Аларда 180 бала ял итә.
Лагерь программасы спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәтлекне ныгытуга, танып белүгә юнәлдерелгән чараларны, уеннарны, кызыклы очрашуларны үз эченә ала.
Алар укучыларның актив ял итүенә булышлык итә, иң мөһиме, иҗади сәләтләрен үстерә.
Кышкы мәктәп яны лагерьлары 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев