Татарстан Республикасында, шул исәптән Кайбыч районында авыр йөк автомобильләренә чикләүләр кертелә.
Чикләүләр йөкләнеше 6 тоннадан арткан транспортларга кагыла. Әлеге юл кагыйдәләрен бозган транспорт хуҗаларын 400 мең сумга кадәр штраф көтә.
Искәрмәләр азык-төлек, орлык, терлек, ашлама, почта һәм ягулык ташучы транспортларга ясала. Башка барлык очракларда да safe-route. ru сайтынна кереп рөхсәт алырга кирәк.
Хәрәкәт 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр регионара һәм муниципаль юлларда чикләнә. Юллардагы вәзгыятьне Эчке эшләр министрлыгы һәм Ространснадзор контрольгә алачак.
Нет комментариев