Кайбычлылар «Туган йорт җылысы» акциясенә кушылды
Бүген районның уңган хатын-кызлары, “Салават күпере” спорт комплексына җыелып, махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезгә жибәрер өчен токмач кисте һәм чәкчәк пешерде.
“Туган йорт җылысы” дип исемләнгән әлеге акцияне районның ветераннар советы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды. Токмач кисү һәм чәкчәк пешерүнең көне бүген дип игълан ителсә дә, бу игелекне эшне авылларда иртәрәк башлап җибәрделәр. Бүген район үзәгенә килә алмаучылар да шул өмәләргә кушылган. Өйләрдә, мәдәният йортларында җыелышып әзерләгән күчтәнәчләрен алып килгәннәр. Өмәдә районыбызда яшәүче төрле милләт ханымнары бердәм булып катнашты. Иң өлкән хуҗабикә — Олы Подберезьедан 77 яшьлек Екатерина Елисеева. Арада улы махсус операциядә катнашучы Факиһә Хәйретдинова да бар. Иске Чәчкаб авылында яшәүче ана, үз куллары белән кискән токмач улына барып җитеп, аның сөенеп тәмле ашлар ашавын, барлык ир-егетләрнең дә туган якларына исән-сау кайтып җитүләрен теләде.
Ханымнарга күз иярмәде, башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйләп, бердәм булып эшкә керештеләр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова барысына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән рәхмәтен җиткерде, игелекле гамәлләре үзләренә меңе белән кире әйләнеп кайтуын теләде. Районның ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина бу чараны дуслык, тынычлык, бердәмлек бәйрәме дип атады. “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева солдатларыбызның җиңү белән кайтачагына ышануын белдерде. Олы Кайбыч авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Чулпан Камалиева кул җылысын гына түгел, күңел җылысын да кушып әзерләгән күчтәнәчләр егетләребезнең хәлен җиңеләйтеп, күңелләрен күтәрсен, тәмле ашларны тиз арада өйләрендә, якыннары янәшәсендә ашарга насыйп булсын, дип теләде.
Халкыбыз гомер-гомергә җыр яраткан, эштә дә, бәйрәмдә дә аны юлдашы иткән. Тәмле күчтәнәчләр әзерләү өмәсе дә гармуннан башка узмады. Борындыктан Зөбәрҗәт Хәйбуллина һәм Мөрәледән Мәдинә Салавиева уйнаган көйгә башкалар җыр сузды. Арада солдат җырлары да бар иде. Токмач һәм чәкчәкләрне матурлап савытларда тутырдылар. Тиздән алар районнан китүче гуманитар ярдәм белән бергә якташларыбызга җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев