Хәбәрләр

Кайбычта әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханын тапшырды

Чыгарылыш имтиханнарына бик аз вакыт калып бара.

Укучылар язгы каникулда чагында чыгарылышларның әти-әниләре өчен БДИ тапшыру көне үткәрелде. Ул «Бергә тапшырабыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. 

Имтихан Олы Кайбыч мәктәбендә — БДИ уздыру пунктында үткәрелде. Акциядә районның алты мәктәбеннән унбиш әти-әни катнашты. Хәзер алар балаларның имтиханнарны ничек тапшырулары белән яхшы таныш. Олы Кайбычтан Илсия Хафизованың улы Илназ быел мәктәпне тәмамлый. Мондый имтиханда ул икенче тапкыр, ә Чүтидән Ләйсән Хәйретдинова беренче тапкыр катнашты. Аның улы Айдар быел унынчы класста укый. Ул киләсе елга бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак.

— Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның әти — әниләренә һәм педагогларына бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, шулай ук имтихан үткәрү кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштырырга ярдәм итә, — диде мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова, ата-аналарга балаларны металл рамкадан узу процедурасына әзерләү, стресстан саклану турында мәгълүмат биреп.

Барлык имтихан тапшыручылар да, паспорт белән килеп, металл эзләгеч аша үтте.

Бу юлы әти-әниләр тарих буенча белемнәрен сынады. Алар кырык минут дәвамында имтихан эшләренең кыскартылган вариантын үтәде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына 3,5 сәгать вакыт биреләчәк.

Ата-аналар, Светлана Петрова, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның муниципаль координаторы Марина Русова һәм техник белгеч Нина Долматова катнашында, имтиханны үткәрүнең барлык этапларын үтте. Аудиторияләрдә утыруны теркәү һәм оештыру процедурасы белән таныштылар. Имтихан уздыру пунктында контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау ничек барганын, бланкларны тутыру тәртибен һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белделәр. Барысы да нәкъ бердәм дәүләт имтиханындагыча оештырылды. Биремнәрнең үтәлешен тикшергәннән соң, аларны яңадан әти-әниләргә тараттылар.


Нет комментариев