Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта инвалид балаларны аналары белән бергә кунак иттеләр

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында ел саен кафеда үткәрелүче әлеге очрашу һәрвакыт җылы атмосферада уза.

Бу очрашу һәр елны спонсорлар ярдәмендә үткәрелә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аналарга һәм балаларга җылы теләкләрен җиткерде.

Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда ел саен шулай бергә очрашабыз да, әнә шулай рәхәтләнеп аралашабыз, сезне аз булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып торабыз, күңелегезне борчыган проблемаларыгызны тыңлыйбыз. Без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер,- диде, — Альберт Илгизәрович. — Бала өчен ана дигән сүздән башка бүтән бөек сүз юк. Ә авыру балалар әни дигән татлы сүзгә икеләтә мохтаҗ. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә булышу — иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе.

Мул табын артында узган җылы очрашу уеннарга, бүләкләргә бай иде. Балаларның барысына да район башлыгы исеменнән күчтәнәчле пакетлар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев