Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районында 103 яшьлек сугыш ветераны Зиннәтулла Заһидуллин вафат

Кайбыч халкы бу көннәрдә авыр кайгы кичерә: районның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Әүхәт улы Заһидуллин арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Ул 1920 елның 15 августында Иске Чәчкаб авылында Әүхәт һәм Сафиябану Заһидуллиннар гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен 1937 елда тәмамлый һәм 1938-1939 елларны Казанда меховой техникумның технология факультетына укырга керә.

Зиннәтулла Әүхәт улы өчен сугыш нәкъ менә Казан каймасыннан башлана. Бу вакытта ул авыл советы рәисе булып эшли. Безнең якларга окоп казырга килүчеләрне каршы алып, өйләргә урнаштыруда башлап йөри. Иске Чәчкаб авылында штаб оеша. Һәр капкага, гаиләнең хәленә, йортының зурлыгына карап, акбур белән саннар сугып чыгалар. Ягъни, йортка шулкадәр кешегә керергә мөмкин дигән сүз була бу. Фронтка 1942 елда китә, яраланып, 1944 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышында, Ржевтан башлап, Курск дугасындагы сугышларда, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Дөнья тарихында танк дивизияләре катнашында барган иң зур бәрелешләрнең берсе булган Курск сугышы турында аеруча дулкынланып сөйли иде. Озын гомерле булуын гел хәрәкәттән күрә иде Зиннәтулла бабай. Район финанс бүлегендә эшләгәндә, Иске Чәчкабтан Олы Кайбычка кадәр булган араны гел җәяү йөргән. Зиннәтулла Заһидуллин яшьләргә патриотик тәрбияүдә гаять зур эш башкарды. Ул районның иң хөрмәтле кешесе иде. Тормышны яратып яшәде. Кайбычлылар аны, бик яратып, безнең Әлмәндәр бабаебыз, дип йөртте. Туры килеп тә тора. Йөзеннән нур чәчелә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, шаяртып та ала, шул арада җитдиләнеп тә китә торган кеше иде.
Зиннәтулла Әүхәт улы Заһидуллинның якты образы безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, Олы Кайбыч авыл җирлеге, район финанс-бюджет палатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев