Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч алдынгыларын хөрмәтләделәр

    Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалының Бәрлебашындагы фермасы савымчысы Илгиз Борһановка "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.

    Күпьеллык тырыш хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева "Татар­с­танда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
    Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбе директоры, Олы Кайбыч авыл җирлеге депутаты Илмас Хәмидуллин мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган хатта мондый юллар бар: "Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, яраткан эшегезгә тугры калуыгыз киләчәктә дә үсеп килүче яшь буынның рухи һәм интеллектуаль үсешенә нигез булып торачагына ышанам. Хезмәт яратуыгыз, инициатива күрсәтүегез, җаваплы булуыгыз белән сез хезмәттәшләрегез, укучылар, муниципаль район җитәкчелеге алдында абруй казанасыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим».
    Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалының Иске Чәчкаб­тагы фермасы савымчысы Алсу Әбүзәрова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Илсөя Ильясова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезгә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез һәм районда җирле үзидарә органнары үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез тирән һөнәри белемле, инициативалы һәм куйган максатларыгызга ирешүдә тырышып эшләүче югары квалификацияле белгеч. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим", - диелә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кул куйган хатта.
    Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова мәдәниятне үстерүдәге нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. Анда мондый юллар бар: «Җирле үзидарә органнары һәм район мәдәнияте үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәләтегез, хезмәт сөючәнлегегез, кешеләргә җылы мөнәсәбәтегез белән сез кыска вакыт эчендә туган ягыгыз кешеләренең йөрәгенә үтеп кердегез. Сезгә иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек телим».

    Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Иске Чәчкаб төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Фәһимә Хәсәнова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе, Хуҗа Хәсәндәге "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Нәргизә Канашова министрлыкның Мактау кәгазе, мәгариф бүлеге методисты Нина Долматова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: