Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч педагоглары Сингапур проекты буенча укуларда катнашты

    20-30 июль көннәрендә Казан шәһәрендә Сингапур проекты буенча укулар узды. Бу проект республикадагы фән укытучыларының һөнәри үсешен күтәрүгә юнәлдерелгән.

    "Укытуның сыйфатын камилләштерү" дип исем­лән­гән проект Президент Рөстәм Миңнеханов те­ләк­тәшлеге белән оештырылды. Әлеге укуларда район мәгълүмати-методик үзәк директоры Свет­лана Петрова, методистлар Марина Русова, Ландыш Зыядиева, Мария Мөхетдинова, яшь буынга белем һәм тәрбия би­рүдә нәтиҗәле эшләүче мәктәп директорларының урынбасарлары Дано Гыйсмәтуллина, Нурия Сафина, Татьяна Власова катнашты.

    Әлеге укулар тәмамланган көнне "Казан" гранд-отелендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында зур тантана узды. Министр үз чыгышында әлеге проектның мәктәп­ләрдәге уку процессын тамырдан үзгәр­тергә, укытучыларның һәм укучыларның активлыгын арттырырга мөмкинлек би­рүенә тукталды.

    Хәзер методистлар алдында зур бурыч тора. Әлеге Сингапур укуларында алган белемнәрне Кайбычтагы укытучыларга да җиткерү мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: