Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында ВИЧ-инфекцияле кешеләр бар ?!

    Әйбәт әйберне язу җиңел дә, рәхәт тә. Әмма тормышта явызлык белән яхшылык янәшә барган кебек, журналист каләменә дә икегә бүленергә туры килә: матурлык турында гына түгел, авыр темаларны да язарга алынып, йөрәк аркылы уздырып кәгазьгә төшерәсең кайчак. Менә бүген язарга алынган тема да җиңелләрдән түгел. Ике яклы ул тема.

    Төп информация шундый: Кайбыч районында ВИЧ-инфекцияле җиде кеше теркәлгән. Бер яктан мин билгеле инде, халыкны кисәтергә, сакланганны саклармын дигәнне искә төшерергә тиешмен, икенче яктан, ВИЧ-инфекцияле кеше яшәгән гаиләләр дә бар бит әле, аларга да якыннарының шундый хәлгә калуын аңлап яшәү рәхәт түгелдер, аларның күңеленә дә каты кагыласы килми минем. Мондый хәлгә калмам дип беркем дә гарантия белән әйтә алмый бит, Алла сакласын дип кенә яшибез...

    Табиблар әйтүенчә, ВИЧ-инфекцияле кеше озак еллар яши ала. Гомер озынлыгы кешенең яшәү рәвешенә, сәламәтлегенә, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану-кулланмавына һәм вакытында дәвалана башлавына бәйле. Күпләрне куркыткан СПИД авыруы - ул ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. Чирне йоктырганнан алып СПИД үсеш ала башлаганчы уртача 5-15 ел вакыт үтә.

    Ә табиблар һаман эзләнүдә, бу биш-ун ел аралыгында медицина ничек кенә алга китмәс тә, белгечләр ниләр генә уйлап тапмас кебек тоела миңа.

    ВИЧ-инфекциясе булган кешене әхлакый яктан гаепләргә дә ашыгырга ярамый! Ә бәлки ул аны медицина үзәкләрендә, яки чәчтарашханәдә йоктыргандыр. Кызганыч, андый очраклар да булып куя шул. Әйдәгез карап үтик, әлеге вирус нинди очракларда кеше организмына үтеп керә ала?

    - Саклану чаралары кулланмыйча кылынган җенси якынлык вакытында; кан аша; стерильләштерелмәгән корал ярдәмендә пирсинг, тату ясаганда; гомуми кырыну станокларыннан файдаланганда; кан салганда; органнар һәм тукымалар күчереп утыртканда; авырлы вакытта, туганда яки күкрәк сөте имезгәндә чирле анадан балага күчәргә мөмкин.

    ВИЧ авыруы кул биреп күрешү, кочаклашу, үбешү, төчкерү, ютәлләү вакытында; бассейнда йөзгәндә, гомуми туалеттан файдаланганда; уртак савыт-саба кулланганда; әйберләр аша һәм чебен-черки тешләгәндә башка кешегә күчми.

    Авыру турында укыгач, һәркемдә аннан ничек сакланырга соң, дигән сорау да тугандыр. Моның өчен, барыннан да бигрәк, тәртипсез җенси элемтәләрдән баш тартырга кирәк. Тату ясатканда уртак энә һәм буяудан файдаланмагыз, бер кат кулланыла торган энә һәм шприцлардан гына файдаланыгыз. Җәрәхәтле урыннарга инфекцияле кан эләккәндә аны агым суда сабын белән юарга, яраларны эшкәртергә һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Алкоголь һәм наркотиклар куллануның тагы бер куркыныч ягы - алар үз-үзеңне тоту контролен киметә һәм кешене куркыныч адым ясарга этәрә.

    Язмамның ахырында, гомернең һәм сәламәтлекнең кадере - аны югалткач кына арта дигән акыллы сүзләрне искә аласым килә. Безгә гомер бирелгән. Һәр тәүлектән - 24 сәгать бүләк вакыт бар. Барысы да үзебездән тора. Ә ялгышлардан, Ходай безне үзе сакласын…

    СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенең Ышаныч телефоны - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы (843) 238-40-70; Регистратура телефоны: (843) 236-22-72; (843) 236-85-81.

    Адресы: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 2а йорты; www.infospid.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: