Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч укучылары — Президент чыршысында

    Кайбыч мәктәпләрендә тырышып укучы, фән олимпиадаларында, төрле бәйге, спорт ярышларында актив катнашучы, югары нәтиҗәләргә ирешүче сәләтле балалар бүген Казанда узучы Президент чыршысында катнаша. Бәйрәм «Татнефть-арена" боз сараенда уза.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелүче әлеге Чыршы бәйрәменә безнең районнан 16 укучы китте. Анда катнашучы балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм программасы әзерләнгән. Моңа кадәр анда Мәскәүдән бер йолдыз артист катнашса, быел аларның Казанга күпләп килгән. Әлеге бәйрәмдә Республиканың барлык шәһәр-районнарыннан да укучылар чакырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: