Хәбәрләр

Кайбыч яшьләре бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк

Сез яшь, инициатив һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланысыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк.

Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрлеккә беренче адымнарын гына ясый башлаган яшьләр бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк. Программа кысаларында бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәф­сил­ләп танышырсыз. Монардан тыш, программаның экспертлары белән үзегезнең идеягызга нигезләнеп, киләчәк бизнесыгызның планын төзи алу мөмкинлегенә ирешәчәксез.

Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.

Катнашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Урыннар чикле. Хыялыгызны якынайтуга беренче адымны бүген ясагыз!

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефонына шалтыратыгыз.


Кайбыч яшьләре бизнесплан төзү серләренә төшенәчәк

Нет комментариев