Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта 171 укучы математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе узды

    Бүген Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы 171 укучы математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе узды. Дөрес, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан имтихан тапшыру пунктында аларның 169ы гына имтихан бирде.

    Ә икесе, физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, имтиханны үз мәктәпләрендә тапшыра. Имтихан барышын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уполномоченные, җәмәгатьчелек күзәтчеләре күзәтте, "Кайбыч" полициясе хезмәткәрләре укучыларының кәрәзле телефоннар алып керүләренә юл куймады, шәфкать туташы да кизү торды.Тугызынчылар 31 майда җәмгыять белеме, физика, химия, чит телдән, 4 июньдә - рус теле, 7 июньдә тарих, география, биология, информатикадан имтихант тапшыра. 17 июнь - татар теленнән имтихан тапшыру көне.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: