Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казанда – ярминкәдә

    Сентябрь аеннан башлап районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казан шәһәре халкын үзләре җитештергән продукция белән шатландырды.

    3 ноябрьдә районыбыз товарлары җитештерүчеләре кабат Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарына көзге ярминкәгә барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сыйфат буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, ярмин­кәгә бу юлы 31 автомобильдә товар төяп килгән агрофирмалар, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, Зур Подберезье, Ульянково, Ябалак авыл җирлекләре үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте. Сәүдә ба­рышы белән танышырга ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм аның урынбасарлары Айдар Сә­лахов, Шәүкәт Сөнгатов килде. Министр кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: