Хәбәрләр

Кече Кайбыч башлангыч мәктәбендә сигез укучы белем һәм тәрбия ала

Аларның дүртесе Лилия Галиева житәкчелегендә булса, дүрт укучы — беренче сыйныфка тәүге адымнарын ясаган беренчеләр, яшь укытучыбыз Илзирә Хәйруллинада белем ала.

Укучылар белем һәм тәрбия генә алып калмый, дәрестән тыш эшчәнлекләрен күңелле итеп үткәрә дә белә. Табигать кочагында чыгып ял итү дисеңме, велосәяхәтләр, төрледән-төрле чаралар үткәрү укучыларны бердәм, дус -тату, тырыш булырга өйрәтә. Коллектив, сыйныфлар, укытучылар арасында дуслык күпере булганда, яшәүләре һәм эшләүләре дә рәхәт бит.

Шушы көннәрдә Илзирә Хәйруллинаның тормышында иң беренче ачык дәресе һәм ата-аналар жыелышы булып узды.

Шул ук көнне әти-әниләргә «Көзге муллык» дип исемләнгән концерт программасын да тәкъдим иттеләр. Мәктәбебездә әнә шулай күңелле һәм мавыктыргыч чаралар еш үткәрелә.

Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укытучылары


Нет комментариев