Татар-башкорт эстрадасының танылган артисты Ирек Зарипов һәм яшь, талантлы җырчы Наил Әнәсов концерт белән килде.
Алар Кече Кайбыч мәдәният йорты мөдире Рәйсә Бикмуллина чакыруы буенча килгән. Икәү генә булуга карамастан, ике сәгатьлек искиткеч концерт программасы бүләк иттеләр. Концерт бер мизгел кебек үтте. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алды һәм чын күңелдән хупладылар. Авыл халкы шул хәтле канәгәть булды, концерт беткәч тә, таралышмыйча, бер-берсе белән аралашып, тәэсирләре белән уртаклаштылар.Ә мин артистлар белән фотога төштем. Алга таба да шундый матур, эчтәлекле концертлар булып торсын, заллар тамашачылар белән тулып торсын иде.
Ислам Сабитов,
Олы Кайбыч, 12 яшь.
Нет комментариев