Чирмешән муниципаль районының Сабантуй мәйданында чуваш халкының милли мәдәниятен чагылдырган «Уяв» республика бәйрәме гөрләп узды.
Бу чара төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен бер мәйданга җыйган дуслык тантанасына әверелде.
Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева әйтеп узганча, «Уяв» — чуваш халкының иң олы, матур һәм яраткан милли бәйрәмнәренең берсе. Ул җәй көне зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм татарларның Сабан туена, рус халкының "Троица«сына охшаган. Аның төп мәгънәсе — табигать белән кеше арасындагы бәйләнеш, иминлек һәм муллык сорау. «Уяв» сүзе чувашча «өйрәнү», «күрсәтү» яки «бәйрәм итү» дигәнне аңлата. Элегрәк ул яшьләрнең үзара танышу, килен сайлау йолалары белән бәйле булган. Борынгы заманнарда бәйрәм табигать көчләреннән, рухлардан тынычлык һәм уңыш сорап дога кылудан, гыйбадәт кылудан башланган. Бәйрәм вакытында милли кием киеп, әйлән-бәйлән әйләнәләр, җырлыйлар, милли уеннар һәм ярышлар үткәрәләр.
— Хәзер Татарстанда «Уяв» республика күләмендә зур тантана итеп үткәрелә. Ул чуваш телен, мәдәниятен, милли сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Бу бәйрәм күптән инде бер генә милләтнеке түгел, ә дуслык, татулык һәм гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга җиткерү чарасы булып тора. Ул төрле милләт һәм конфессия вәкилләре катнашында уза,— диде Елена Алексеева. — Әлеге республика бәйрәмендә ел саен катнашабыз. Узган елларда Әлки районының Хузангай авылында узган бәйрәмдә дә чыгыш ясадык. Кече Мәме авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Палан» чуваш халык фольклор ансамбле чыгышын тамашачылар һәрвакыт алкышларга күмә. Алар тамашачыларга матур концерт программасы бүләк итте, бәйрәмне үзенчәлекле җырлар һәм туган як бизәкләре белән тулыландырды.
«Уяв» та катнашучылар һәм күпсанлы кунаклар өчен музыкаль сәхнә генә түгел, бай мәдәни экспозиция дә тәкъдим ителгән иде. Милли бизәкләргә һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең уникаль әсәрләренә багышланган махсус күргәзмәләр чуваш мәдәни мирасының бөтен матурлыгын ачык күрсәтте. Моннан тыш, мәйданчыкта профессиональ осталар да эшләде: алар мастер-класслар үткәрде, чуваш чигүе белән таныштырды һәм башка борынгы һөнәрләрнең нигезен үзләштерергә мөмкинлек бирде.
Луиза Сөнгатуллина
әзерләде
Нет комментариев