Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Контракт буенча махсус хәрби операциягә китүче кайбычлы никахын рәсмиләштерде

Кайбыч ЗАГСында контракт буенча хәрби операциягә китәргә җыенучы Илгиз Гыйләҗев һәм Валентина Сергеева язылышты.

Илгиз — тумышы белән Төркманстан якларыннан, шунда үскән, укыган, Мары шәһәрендә армиядә хезмәт иткән. Егерме ел элек күченеп кайткан, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләгән. Валентина — Чувашия Республикасының Урмар районыннан. Бу пар унҗиде ел бергә Олы Кайбычта яши, өч балалары бар. Валентинаның олы улы Рамил дә алар янында. Армиядә хезмәт итеп кайткач, юл-төзү ремонтлау оешмасына эшкә урнашкан. Илгиз хәрби операциягә китәр алдыннан әлеге пар язылышырга булган. 

ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева никахларын теркәгәннән соң, Гыйләҗевларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Ул Илгиз Гыйләҗевның вакытлы һәм дөрес карар кабул итүен, аның ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтүе хөрмәткә лаек дип әйтте. Үзенә һәм гаиләсенә исәнлек-саулык, уңышлар теләде. 

Кыюлык, батырлык һәм тугрылык — олы хөрмәткә ия булган сыйфатлар. Моннан тыш, бу сыйфатлар гадәти тормышта гына түгел, хәрбиләр тормышында да мөһим роль уйный. Контракт буенча хезмәт итү — иң җаваплы карарларның берсе һәм аның өстенлекләре күп. Илгиз Гыйләҗев та әнә шул юлны сайлаган.

Бу көннәрдә ул юлга кузгала. Ростовта өйрәнүләр үтеп, техника һәм корал белән эш итү алымнарын үзләштергәннән соң, махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев