Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман Сабан туеның быелгы абсолют батыры үзенә бирелгән тәкәне батыр асты калган көрәшчегә бүләк итте

Кошманда милли бәйрәм күңелле үтте, бүләкләргә бай булды.

Анда кошманлылар гына түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр һәм кайткан кунаклар да катнашты. Барысын да район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, Сабантуйның күңелле үтүен теләде. Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны, актив пенсионерларны, авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.

Узган елгы Сабантуй белән быелгысы арасында Кошманда ун пар гаилә корган, биш бала туган. Алар да бәйрәмгә чакырулы иде, сәхнәдә бүләк тапшырдылар. Җирлек башлыгы Лилия Сафина да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. 

Сабантуй флагын узган елгы Кошман Сабан туе батыры Шәфкать Фәйзуллин күтәрде. 
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Татар эстрадасының яшь артистлары — оста гармунчы һәм алып баручы Рамил Шәрәфиев, җырчылар Зәлия Саттарова һәм Рафис Фазылҗанов яхшы кәеф бүләк итте.

Сабантуйның күркәм бизәге — милли көрәш. Ул яшьли арабыздан киткән, кечкенәдән көрәшне үз итеп, күп тапкырлар Сабантуй батыры булган Ильмир Сафиуллинның якты истәлегенә багышланды. Ильмирның әтисе Илһам абый Кошманда туып-үскән. Олы улы Ильвир да — көрәшче. Алар 40 килограмм кадәр үлчәү авырлыгында икенче урынны яулаган яшь көрәшчебез Зиннур Насретдиновка велосипед бүләк итте. Кошманның быелгы абсолют батыры булып та Ильвир Сафиуллин калды. Үзенә бирелгән тәкәне ул батыр асты калган Шәфкать Фәйзуллинга тапшырды. Милли бәйрәмебез ат чабышыннан башка үтми. Әлеге ярышта Олы Урсактан Илһам Кәримов үзенең «Лаура» кушаматлы аты белән беренче урынны яулады. 

Һәр адымда милли сулыш сизелеп, милли аһәң белән күңелләрне иркәләве, ерактагы кардәшләребезне чакырып кайтаруы белән дә кадерле бит ул Сабантуй: күптән күрешмәгән дуслар, туганнарны, авылдашларны күрештерүе белән дә бик якын ул. Кошманлылар һәм кайткан кунаклар да бәйрәмнән киләчәк көннәргә көч алып, киләсе Сабантуйларда кабат бергә җыелырга насыйп булсын, дип таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев