Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыр Буасында төзекләндерелгән авыл клубы ачылды

Яңа ел алды көннәре Кыр Буасы авылы халкы хәтерендә иң шатлыклы вакыйга булып калачак.

Чөнки биредә, капиталь ремонттан соң, авыл клубы файдалануга тапшырылды. Клуб район бюджетыннан төзекләндерелде. Заманча төзелеш материаллары белән ремонтланган мәдәният учагы бик матур килеп чыккан. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин,

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова һәм башкалар килгән иде.

Кыш бабай белән Кар кызы һәм мәдәният хезмәткәрләре кунакларны урамда ук ипи-тоз белән каршы алды. Авылның һәм «Керәшен йолдызлары» фольклор ансамбле җырлы-биюле тамаша белән каршылады.

Альберт Илгизәрович авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде, төзүчеләргә, авыл җирлеге, авыл клубы хезмәткәренә, ремонт барышында ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде. «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка район башлыгының Рәхмәт хатын, Кыр

Буасы клубы методисты Владимир Лебедевка аппаратура алу өчен сертификат тапшырды.

Авыл халкын ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов кайнар котлады.

Мәлки җирлеге бешлыгы Федор Поляков клубны ремонтлатуы өчен Альберт Рәхмәтуллинга, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Тантана мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре, тирә-як авылларның мәдәният йортлары методистлары концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев