ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль районнарның мәгариф бүлекләре ихтыяҗлары өчен хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы узды.
Республика буенча барлыгы 49 яңа «Лада Веста» автомобиле ачкычы тапшырылды, аларның берсе Кайбычка кайтты.
— Мәгариф — республиканың киләчәген формалаштыру өчен нигез. Сезнең мобильлек һәм нәтиҗәлелек күбесенчә оперативрак эшләргә мөмкинлек бирүче транспорт булуга бәйле, — дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Тантанада Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.
Нет комментариев