Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Махсус операциядә катнашучы якташларыбызга Урсак урман хуҗалыгыннан гуманитар ярдәм озатылды

Бу игелекле чара мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарының “Никто кроме нас! СВО” хәрәкәте, СВО ветераннары берлеге һәм район җитәкчелеге белән берлектә оештырылды.

Анда блиндажлар төзү өчен агач материаллары, авыл җирлекләреннән җыелган шәхси посылкалар, минераль су, маскет сеткалар, агачларны беркетү өчен скабалар җибәрелде.

Урсак урман хуҗалыгы пилорамыннан Украинага 20 кубометр такта алып киттеләр. Йөкне төяүдә һәм озатуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева, Кайбыч урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рөстәм Хаффазов, Чүти, Кошман, Колаңгы, Борындык авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов, Лилия Сафина, Фидаил Нигъмәтҗанов, Алмаз Гайнетдинов, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтов, әлеге җирлекләрдән килгән егетләр, пилорамда эшләүчеләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев