Хәбәрләр

«Миңа операция ясаган табиб авылдашым булып чыкты», - ди Олы Кайбычтан Ислам Сабитов

Сез искиткеч табиб икәнсез!

Республика балалар клиник больницасына күренергә баргач, миңа операция кирәклеген әйттеләр. Тиешле анализлар җыеп, больницага яткач, яныма дәвалаучы табибым керде. Ул авылдашым Ирек Галиев булып чыкты.

Чит җирдә якташларыңны күрү туганыңны күргән шикелле бит ул. Ирек абый белән танышкач, сөендем. Булган куркуларым да юкка чыккан төсле тоелды. Авылдаш табибым 1988 елның 30 июлендә Олы Кайбыч авылында Вәсилә апа һәм Илшат абый Галиевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ул, әнисе кебек, медицина юлыннан китә. Вәсилә апа район больницасында ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли. Илшат абый озак еллар янгын сүндерү часте начальнигы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. 

Ирек абый, 2006 елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Диплом алгач, армиягә китә. Хәрби хезмәтне Севастополь шәһәрендә госпитальдә үтә. Армиядән кайткач, Казанда унынчы балалар поликлиникасында эшли башлый. Укуын ташламый. 

Ирек Илшатович 2016 елдан бирле республика балалар клиник больницасында хирург-уролог булып эшли. Шул ук елны өйләнгән, ул — кечкенә кызының кадерле әтисе. 

Ирек Галиев — ике ай ярым Луганскида авыруларны дәвалаган кыю табиб та әле. Бу хәлләргә дә ике ел вакыт узган инде. 

Миңа операцияне үз эшенең чын остасы булган Ирек абый ясады. Киң күңелле, ягымлы табиб, бөтен күңелен биреп, балаларны дәвалый ул. Операциядән чыккач, хәлемне белде. Ул елмаеп килеп кергәч, авыртулар да онытыла.

Барысын да матур итеп аңлата. Аны балалар да, әти-әниләр дә хөрмәт итә. Һәрберсе чын күңелдән рәхмәт әйтә. Ирек Илшатович авырулар арасында гына түгел, хезмәттәшләренең дә ихтирамын казанган. 

Мин Ирек Галиевның эшләвен, балалар белән уртак тел таба белүен ошатып кайттым. Шундый киң күңелле врачлар күбрәк булсын иде. Мин табибыма озын гомер, сәламәтлек, зурдан-зур үрләр яулавын телим. Ирек Илшатович, сез — искиткеч табиб, уңышлар сезгә!

Тирән хөрмәт белән: Ислам Сабитов, 6 класс укучысы, Олы Кайбыч.


Нет комментариев