Хәбәрләр

Мөрәле авылы егете бабалары юлын дәвам итә

Солдат анасы яшәгән йорт янына килеп җиткәч, туктап, тирә якны күзәтергә өлгердем.

Гүя көзге кояш, ниятләрең изге булырга охшаган, дигәндәй, хәйран юмарт елмаеп күзен кысты. Күңел күзеңне ачып карасаң, дөньяның гүзәллеген, матурлыгын бар яктан да күреп була икән. Туасы таңнарыбызның матуррак булуына өметләнәбез, барлык хыялларыбызның тормышка ашуын телибез.
Биш тәрәзәсеннән дә кояш нурлары чагыла, тәрәзә төпләрендәге гөлләр, яраннар шау чәчәктә. Рушания апа да, шул гөлләр артында басып, урамга карап торадыр кебек тоелды миңа. Хәлләрен белеп чыгу нияте белән капка келәсенә үрелдем. Борынга әле яңа гына мичтән чыккан бәлеш исе бөркелде. Бу йортка беренче генә керүем түгел, ачык күңелле кешеләр яши, авыл кешесенә генә хас булган гадилек, җылылык мохите үземне иркен тотарга мөмкинлек бирә. Безнең халык кунакчыл, якты чырай, тәмле чәй белән каршы ала. Чәй табыны артында хатирәләрне яңартып үттек.

Украинада килеп туган вәзгыять уйламаган җирдән тормышыбызны икенче якка үзгәртеп куйды. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителде, икенче көнне үк запастагы хәрбиләргә повестка тарата башладылар. Ватанны — бөек Россия Федерациясен сакларга хәрби ант биргән егетләребез, өлешчә мобилизациягә эләгеп, кулларына кабат корал тотарга мәҗбүр булдылар. 
Безнең авылдан да ике егетебез мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылды. Авыл халкы бердәм бит ул. Бу хәбәрне ишетүгә, барысы да солдат озатырга, мөмкин булганча ярдәмен күрсәтергә ашыкты, изге теләкләрен теләп, әнисенә, туганнарына күркәм сабырлыклар сорадылар.
— Ватанны саклау — безнең бурычыбыз. Чакырганнар икән, димәк, без анда кирәк. Минем ике бабам да илне яклаган, димәк, миңа да шулай язган, үземне туган ягымның патриоты дип саныйм, — диде Нияз Халитов озату кичәсендә.

Нияз 1982 елда гаиләдә өченче бала булып туа. Ул да әти-әнисенең, әби- бабасының яраткан баласы, сөеп туймас оныгы була. Тыңлаучан, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булып үсә. Дуслары да күп. Ярхәм бабасы белән дә серләре килешә аның. Кулы эшкә ятып тора, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара, чисталыкны, тәртип, төгәллекне ярата. 2002 елда Хабаровск өлкәсендә чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә. Бүгенге көндә Луганскийда махсус хәрби операциядә катнаша.
Ике атналык ялы 9 Май — Бөек Җиңү көненә туры килүе белән дә бик бәхетле ул. Мине ерактан ук күргән икән, йөгереп килеп кочып алды. Күзләрдән яшь чыгарырлык булды бу күрешү. Митинг Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып, кызыл беретлы «Яшь армиячеләр» маршы һәм укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлаган сугышчыларыбызның кайберләре тынычлыкны гомерләрен корбан итү бәрабәренә саклады. Каһарманнарыбызның тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы мәңге онытылмас. Һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдык.

Ниязга да сүз бирелде. Төз, ыспай гәүдәле, хәрби киемле ир-егет кайсы гына малай-шалайның күңелен ымсындырмас икән?!
— Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр, документаль кинофильмнар тәэсир итә иде миңа. Безнең бабаларыбыз нинди авыр чорда да сынатмаганнар, сынмаганнар, үлем белән күзгә-күз очрашып, Җиңү яулаганнар. Бары тик Ватанны саклау турында гына уйлаганнар. Мин аларның батырлыкларына, түземлегенә хәзер дә хәйран калам. Әтием ягыннан Ярхәм бабам 1905 елда туган. 1940 елда ул армия сафларына алынган. Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәреннән үк фронтка киткән һәм Мәскәүдән алып Берлинга кадәр барып җиткән. Берничә тапкыр яраланган. Сугышта алган яралар, пуля кыйпылчыклары тәнен сызлаткан. 1977 елга кадәр, пенсиягә чыккач та, авыл хуҗалыгын күтәрүдә көч куйган, урманчы булып эшләгән. Әнием ягыннан да бабам Ярхәм исемле. 2000 елның 5 маена кадәр тоташ хезмәттә булган. Сугыштагы батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗәдәге ордены белән бүләкләнгән. Мин алар белән горурланам һәм башымны иям. Үлемсез солдат һәйкәленә дә чәчәкләр куярга насыйп булды бүген. Ватанны сакларга, өйдә көткәннәрен аңлап, Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтырга Алла боерса. Ура, ура, ура! — дип тәмамлады ул чыгышын. 
Үсеп килүче яшь буынны эш сөяргә, авырлыклар алдында югалып калмаска, сынатмаска, Ватаныбызны, әти-әнине, табигатьне яратырга, тырышып укырга өндәде.
Әниең, туганнарың белән ничек элемтәгә керәсең, дигән соравыма, иң мөһиме — чама хисен саклау. Артык хисләнеп китү берәүгә дә файдага түгел, бер-береңне саклый белергә дә кирәк, — диде Нияз.

Ана күңеле ниләр кичергәнлеген барыбыз да аңлыйбыз.
— Без гел шулай көтеп яшибез. Бу хәлләрне үз башыннан кичергәннәр генә аңлый ала. Шатланасың да, горурланасың да, әмма ул шул арада юкка да чыга кебек. Чөнки билгесезлек өермә кебек үз эченә алып кереп китә. Начар хәбәрләр юк, барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Сүз дә юк авыр, әмма безнең улларыбыз, ир-егетләр Ватан алдындагы бурычларын үти. Димәк, без дә аларга тылдагы терәк булырга тиеш. Хәлләребезне белеп үзе шалтырата. Минем өчен борчылмагыз, барысы да әйбәт, ди. Шундый ышандырырлык итеп әйтә, тынычланып каласың. Тавышын ишетү, исән-сау икәнлеген белү барыбер рәхәт инде. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын иде. Улым өчпочмак, юка, кәбестә пирогы ярата, гел пешерәм, белгән догаларымны укыйм, исән-сау булсын. Республика күләмендә «Ярдәм янәшә» проекты кысаларында авыл халкы да төрлечә ярдәм, булышлык күрсәтте. Мин барысына да бик рәхмәтле, — дип сөйләде Рушания апа.

Илебез тарихы батырлык һәм кыюлык үрнәкләренә бик бай. Буйсынмаган, фидакарь җиңүчеләр буыны — горурлыгыбыз. Җиңү күп корбаннар таләп итә — илебез иминлеге өчен яу кырында башларын салган, хәбәрсез югалган, яралардан гомерләре өзелгән батырларның исемнәре якты маяк булып буыннардан-буыннарга күчсен, алар да тормышны яраткан, җиңү көнен көткән, якты уйлар, хыяллар, өметләр белән яшәгәннәрдер. Барыбызда да бер теләк: ир-егетләребез җиңү яулап өйләренә кайтсыннар. Тыныч тормышта яшәсәк иде. Бу көннәрне якынайту өчен без барыбыз да кулдан килгәнне эшләргә тиеш.


Мәдинә Салавиева, 
Мөрәле авылы


Нет комментариев