Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөрәле авылында яңа ФАП файдалануга тапшырылды

24 август Мөрәле авылы халкы күңелендә иң куанычлы көн булып кереп калыр.

Чөнки биредә барлык уңайлыклары булган заманча фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, ТРның Баш инвестицияләр-төзелеш идарәсенең баш белгече Радик Галәветдинов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килгән иде. Үз чыгышларында алар авыл халкына иминлек, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, илебездә тынычлык теләделәр.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да яңа фельдшер-акушерлык пунктына үтте һәм андагы шартларны, заманча җиһазларны күреп соклануларын белдерде. Биредә ФАП мөдире булып медицина өлкәсендә кырык елга якын стажы булган, шуның ун елын Мөрәледә халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Фәридә Сибгатова эшли.

Гөлнара Сафиуллина әйтүенчә, Мөрәле авылында фельдшер 340 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның 39ы — 17 яшькәчә, 176сы — эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр, 125е — пенсионерлар. Ни кызганыч, бер яшькәчә балалар бөтенләй юк.

Фәридә Сибгатова шундый хезмәт шартлары тудырылганы өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Гөлнара Сафиуллинага, Ринат Зиннәтуллинга, төзүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев