Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Быелгы уку елының беренче чыгарылыш кичәсе райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе булган Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән башланып китте.

 Әлеге мәктәпне 29 укучы тәмамлады. Чыгарылышларның, ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлады, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен, тормышта лаеклы урыннарын табуларын теләде.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да укучыларга үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирде. Мәктәп директоры Исламия Мусина укучыларга урта гомумбелем турындагы аттестатлар тапшырды. Уку алдынгылары — Анна Макарова, Алмаз Насретдинов, Кадрия Таҗетдинова, Дилә Хәйруллина мәктәпне гел бишкә генә тәмамлаган, алар- медалистлар. Аларның әти-әниләрен дә сәхнәдә хөрмәтләделәр. Бу хакта газетаның алдагы саныннан тулырак укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев