Ул үзенең киләчәген алдан белгән. Кайчан кияүгә чыгасы, күпме еллар ир канаты астында яшәячәге һәм ничә бала табасы аңа мәгълүм булган.
Фәүзиянең бала чагы сихри табигатьле урман, чишмә, елга белән каймаланган Мөрәле авылында үткән. Матурлыкны тоемларга күкрәп үскән ак каеннар, җиләкле, гөмбәле аланнар булышкан. Ул кечкенәдән эш агачының җимеш бирәсен белеп үсә. Ишле гаиләдә дөрес тәрбия алган кыз әти-әнисенә ярдәм итү, өс-башын бөтәйтү уе белән Казан шәһәренә юл тота. Теге эш кара, бусы ак, дип, аерып тормый кыз, кайда кушалар, шунда тырышып хезмәт куя. Ремонт-механика заводның нигезен салуда катнаша. Беренчелектән төшми, һәрчак алдынгылар арасында була. Оргсинтез заводында да эшләргә туры килә аңа. Шунда эшләп, кайтып йөргәндә, Кайбыч егете Рифкать белән таныша. Яшьләр көннән-көн бер-берсенә тартыла бара. Озак күрешмәсәләр, сагыныша башлыйлар. Көннәрдән бер көнне Фәүзия төш күрә. Имеш,
Рифкать белән тулай торакка кереп киләләр. Рифкатьнең сумкасында дүрт буханка ипи икән. Кыз уянгач, байтак уйланып ята һәм күргән төшен өлкән апага сөйләп бирә. Ул: "Кызым, син ул егеткә кияүгә чыгасың, бер ипи ун ел гомер, шуннан аңларсың«,— дип куя. Апаның юравы юш килә. Озакламый кыз Кайбыч егетенә кияүгә чыга. Кечкенә генә авыл өендә олы яшьләрдәге намаз карчыгы һәм кайнана каршылый кызны. Әби дә, әниләре дә бик яраталар аны. Ачык чырайлы, йөзеннән елмаю китмәгән киленне «кызым», дип кенә йөртәләр.
Рифкать күршедәге җиләк-җимеш совхозына шофер булып эшкә урнаша. Ә Фәүзия Олы Кайбыч ипи пешерү комбинатында икмәк пешерүче булып эшли башлый. Хезмәте авыр, иллешәр килограммлы зур-зур капчыкларны күтәрергә туры килә аңа. Ләкин эштән курка торганнардан түгел ул, барысына да җайлаша. Яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үскән бит. Абыйлары армиядә чакта да урман салу, агач төбе чыгару ише авыр эшләр аны чыныктырган гына.
Шуңа хезмәттәшләренә булышуны да үзенең вазыйфасы итеп тоя. Еллар уза. Гаилә дә ишәя. Бергәләп яңа өй җиткерәләр. Бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Кызы Гөлия, аннары уллары Рафис аваз сала.
Җитмешенче елларда авылларга чегәннәр килгәли, ара- тирә аларның калып эшкә урнашу гадәтләре дә булгалый иде.
Шул елларда Кайбычка ипи пешерү цехына бер чегән хатыны эшкә керә һәм Фәүзия белән бергә эшли башлый. Сүз артыннан сүз чыгып сөйләшә торгач, чегән хатыны Фәүзиянең кулыннан ала һәм, шактый карап торгач, синең ике балаң бар, тагын берне алып кайтасың, ирең озак яшәми, үзең озак бәхетле гомер кичерәсең, ди. Юраганы рас була. Өченчегә Лилияләре туа.
— Лилия дөньяга килгәч, әбиебез үлеп китте. Унбер ел бергә яшәдек. Бик акыллы, көйле иде бәгърем. Әле дә төшләремә ак күлмәктән, ап-ак кардай чәчләренә ак яулыгын ябып керә,— ди Фәүзия апа. — Элек Кайбычта инкубатор булып, анда чеби чыгаралар иде. «Пекарняда эш бик авыр бит, хатын-кызга 50-70 килограммлы капчык күтәреп йөрү эш түгел», дип, Рифкатем мине шунда күчертте. Гомер дәверендә кайда гына эшләргә туры килмәде. 20 ел пешекче булдым. Интернатта балалар ашаттым. Эшсез бер көн тормадым. Пенсиягә чыккач та ике ел эшләдем әле.
Берчакны шулай совхоздан Рифкатькә фатир бирмәкче булдылар. Шунда күченергә теләде. Каршы килдем.
«Бәхетемә ике карчык туры килгән икән, язмыштан узмыш юк, беркайда да китмибез, каргыштан куркам», дидем.
Кошман авылына кунакка килгәч, Шәмсикамал апа, «Синме инде ул Мансураның (кайнанасы) мактаулы килене?», — дигән иде.
Шәмсикамал әби үлде инде, урыны оҗмахта булсын. Кайнанам белән 33 ел тордык. Төрле вакыт булгандыр. Савыт-сабаны артык шалтыратып җибәрмәсәң, яшәп була. Кайнанам йоклап тора торганнардан түгел иде, үзенә ошамаган сүз ычкындырсаң, сугып җибәрергә дә күп сорап тормады. Тирә-күршеләр белән бик тату яшәдек. Ул миңа әбидән, кайнанамнан иңгән бурычтыр күрәсең. Бер кабымны бүлеп ашадык дияргә дә була. Кызу итеп мунча яга идем. Сәхипкамал, Вәгыйзә, Әһлисафа, Зифа апалар, әнкәй җыелып мунчага китәләр иде. Каен себеркесе белән чаба иде аларны кайнанам. Аннан чыгып, бер самавыр чәй эчәләр иде. Исәп түгел, эчсеннәр. Рәхәтләнеп ял итеп кайтып китәләр иде. Хәзер шуларның әҗерен күрәмдер, әле дә тирә-күршеләр белән татулыкта яшибез. Шуңа көенәм, Рифкатем генә иртәрәк китеп барды. Бик сагынам үзен.
Теге вакыт тулай торакта күргән төшем рас килде бит. 43 ел бергә яшәгәннән соң, Рифкатем бакыйлыкка күчте.
Өч кенә елга ялгышкан төш юраучы. Намазларымны укыгач, уйлап ятам, язмышмы бу, әллә инде ялгышмы, дип тә куям. Мөгаен, язмыштыр. Язмыш йөртә бит адәм баласын.
Фәүзия апаның улы һәм кызлары тормышта үз юлларын тапкан. Гөлиясе район больницасында эшли, Олы Кайбычта яши. Лилиясе дә ерак китмәгән. Мөрәле егетенә кияүгә чыгып, район үзәгендә төпләнгәннәр, өч бала үстергәннәр.
Ә Рафисы янында, өйләнгән, тормыш иптәше Алия белән бик тату яшәп яталар. Менә 33 ел, тирә-күршеләргә, дус-ишләргә үрнәк гаилә булып, бер йодрык кебек яшиләр. Кайнана килене сүзеннән, килен кайнана сүзеннән чыкмый.
Яшәүнең бар яме дә татулыкта.
Бу үрнәк гаиләдә бәхетле мизгелләр күп булсын, бала тавышлары тынмасын, оныклар, оныкчыклар шатлык-куанычлар гына китереп торсын иде.
Зөһрә Фәизова, матбугат ветераны, Кошман
Нет комментариев