Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Зәкия Бәдретдинова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Бүген төнлә төшләремдә, Самолетка утырдым. Колхуаллах, әлхәмне укып, 95 яшьне тутырдым.

Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән, олылар белән бер караңгыны икенче караңгыга ялгап эшләгән Зәкия Бәдретдинова үзен 95 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны әнә шундый шигъри юллар белән каршы алды. Котлаучылар арасында Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова да килгән иде. 

– Зәкия апа олы яшьтә булуыгызга карамастан, хәтерегезнең әйбәт булуы сокландыра. Сезгә илебез Президенты Владимир Путинның фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатын тапшырам. Алдагы көннәрдә дә, исән-сау булып, йөз яшьлек юбилеегыз белән дә котларга килергә язсын, – диде Альберт Илгизәрович Зәкия әбигә бүләкләрен тапшырып. 
Зәкия апа узган гомер юлын бүгенгедәй яхшы хәтерли. 
– Мин үзем Мордовия Республикасының Ләмбрә районындагы Татар Свербейка авылында туып- үстем. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 18 яшь иде. 1941 елның көзендә безне танкларга каршы окоплар казырга йөртә башладылар. Бу эш 1944 елга кадәр дәвам итте. Мәскәү өлкәсендә урман да кистем. Авыр хезмәткә түзә алмыйча, Түбән Новгород өлкәсенең Горький шәһәренә эшкә киттем. Анда башта ипи пешерү заводында, соңрак тире эшкәртү заводында эшләдем. Анда да хезмәтебез җиңелләрдән түгел иде. Булачак тормыш иптәшем Әгъзам белән дә Горький шәһәрендә таныштым. Без өч бала тәрбияләп үстердек, исемнәре Искәндәр, Наҗия, Дания. Әгъзамның туган авылы Олы Кайбычка кайтып төпләнгәч, сырхауханәнең инфекция бүлегенә санитарка булып эшкә урнаштым. Әгъзам подстанциядә электрик иде.Ни кызганыч, аның бакыйлыкка күчкүенә дә 22 елдан артты. Улым Искәндәрне югалту ачысын татыдым, аның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә өзелде. Бар теләгем шул – соңгы көннәремә кадәр үз аягымда булсам иде дә, кеше күзләренә карап, тилмереп урын өстендә ятарга язмасын.Аллага шөкер, кызларым “әни” дип кенә тора. Наҗия хәзер минем янда яши. Дания кызымның тормыш иптәшенә дә рәхмәт, кайткан саен ни дә булса эшләп китә. Бер елны өемнең нигезен җылытты, икенче елда сайдинг белән тышлады, җылылык системасын алыштырды. Хәзер өемдә май кебек җылы. Быел кайтып сарай эшләде, рәхмәт яусын үзенә, – диде әби тормышы белән таныштырып. 
Әңгәмәгә Дания Бәдретдинова да кушылды. 
– Зәкия апа янына без Рәмис Сафин белән бәйрәм саен килеп, хәлен беләбез, бүләк тапшырабыз. Үзенең мәзәкләре, җор телле булуы белән сокландыра ул безне. 90 яше уңаеннан да Россия Президентының тәбрикләү сүзләре язылган открыткасын тапшырган идек. Путин котлавын ике тапкыр алучылар районда бармак белән санарлык кына. 
Кызы Наҗия әнисе белән чын күңеленнән горурлана. 
– Әти-әни безне яшьтән үк хезмәт яратырга өйрәтеп үстерде, олыны-кечене хөрмәт итәргә, кеше әйберенә кызыкмаска өйрәтте. Аллага шөкер, әни үз аягында йөри. Ходай Тәгалә тагын гомерләр бирсен үзенә. Мин тормыш иптәшем белән Казан шәһәрендә яшим, 22 ел Казан авиация заводында эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзер гел әни янында торам, Казанга аена бер генә барып кайтам. Әниебезне болай зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. 
Зәкия апа үзе дә рәхмәтләрен җиткерде. 
– Яшисен яшәдек, хәзер безгә игътибардан кала берни кирәкми. Без, өлкән буын вәкилләрен, шулай зурлауларына күңел була. Исән-сау яшәгез, эшләрегез һәрвакыт уң булсын. 


Нет комментариев